ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Казан шәһәренең «18нче номерлы шәһәр сырхауханәсе» ДАССУнең хезмәткәрләренә шикаять факты буенча түбәндәгеләрне хәбәр итә. Казан шәһәренең «18нче номерлы шәһәр сырхауханәсе» ДАССУнең эксперт бүлеге тарафыннан уздырылган тикшерү нәтиҗәсендә 2018 елның 2 октябрендә гражданин Г. Казан шәһәренең «18нче номерлы шәһәр сырхауханәсе» ДАССУгә шәхси тәртиптә медицина ярдәме өчен мөрәҗәгать итте. Ул терапевт тарафыннан карап тикшерелде, кирәкле диагностик тикшеренүләр узды. Пациент стационар ярдәм күрсәтүгә мохтаҗ булуын исәпкә алып, аңа госпитализация өчен юллама бирелде. Шулай ук пациентка ашыгыч ярдәм чакыртырга тәкъдим ителде, ләкин пациент һәм аның туганнары алга таба ашыгыч ярдәм чакырту өчен өйгә кайтырга карар кылдылар. Әлеге факт буенча ведомство тикшерүе үткәрелә. ТР ССМ Казан шәһ. буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесенә тикшерү барышын шәхси контрольгә алырга кушылды.