КДМУның сакчыл технологияләр модуле белән беренчел һөнәри белемне арттыру циклын тыңлаучылар Балык Бистәсе үзәк район хастаханәсенә килеп киттеләр. Делегация составында булган медицина оешмалары җитәкчеләре, баш табиб урынбасарлары һәм бүлек мөдирләре сырхауханәне, балалар консультациясен, ашыгыч медицина ярдәме бүлеген һәм модульле фельдшер-акушерлык пунктын карап чыктылар. Визит кысаларында кунаклар авыл халкына медицина ярдәмен күрсәтүнең заманча моделе белән таныштылар.