ТР Иҗтимагый палатасында пилот проектына йомгак ясалды

2018 елның 21 декабре, җомга

ТР Иҗтимагый палатасында пресс-конференциядә 2019 елга дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру буенча сынау проектына йомгак ясадылар.

Проектта халык белән тыгыз элемтәдә эшләүче социаль блок ведомстволары: Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Мәдәният министрлыгы катнашалар. Инициаторларның берсе булып ТР Иҗтимагый палатасы торды. Төп бурыч – хакимият органнарының тармак стратегияләрен, дәүләт программаларын исәпкә алып, киң җәмәгатьчелекне һәм эксперт бергәлекләрен җәлеп итеп, киләсе елга ведомстволарның төп өстенлекләрен һәм төп эш күрсәткечләрен билгеләү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International