АКШ Йель университеты галимнәре Татарстан сәламәтлек саклау өлкәсе тәҗрибәсен өйрәнделәр

2012 елның 5 мае, шимбә
Бүген Яр Чаллы шәһәре Ашыгыч медицина ярдәме больницасына профессор Маджид Садика җитәкчелегендә АКШ Йель университеты вәкилләре килделәр. Визит вакытында АКШ кунаклары оешманың мөмкинлекләре һәм казанышлары белән таныштылар. Билгеләп үтәргә кирәк, очрашу инглиз телендә барды. Больница белән танышу кабул итү-диагностика бүлегенә керүдән башланды. Монда реанимация залы, шокка каршы операция бүлмәсе, 64-кисешле томограф, рентгендиагностика комплексы демонстрацияләнде. Алга таба клиниканың дәвалау корпусын күздән кичерделәр, шул исәптән, реанимация һәм интенсив терапия бүлегенә, операция блогына керделәр. Больница белән танышканнан соң профессор Маджид Садик инглиз телендә медицина ярдәме күрсәтү менеджменты буенча презентацияле лекция укыды. Визит тәмамланганда Маджид Садик тәэсирләре белән бүлеште: «Мин күргәннәрдән таң калдым. Сезнең больница иң заманча медицина үзәге булып тора».
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International