24 декабрьдә Кан үзәгендә «Мы вместе - Без Бергэ» пациент - волонтерлык оешмасы белән хезмәттәшлек турында Килешүгә кул куелды.
XX гасырның 30нчы елларында башланган Кан Хезмәте тарихы яңа шартларда һәм яңа мөмкинлекләр белән дәвам итә. Яңа мөмкинлекләр – кан хезмәтен үстерү буенча федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә сатып алынган заманча җиһазлар гына түгел, ә Татарстан Республикасының төрле ирекле һәм волонтерлык оешмалары белән төзелгән мөнәсәбәтләр дә ул.