30 декабрьдән башлап 8 гыйнварга кадәр Казанның стационар һәм бала тудыру йортлары тәүлек буе эшләячәкләр

2018 елның 24 декабре, дүшәмбе

2019 елның 30 декабреннән башлап 8 гыйнварына кадәр булган бәйрәм көннәрендә шәһәрнең стационарлары һәм бала тудыру йортлары тәүлек буе эшләячәкләр. Пациентларны госпитализацияләү авыруның профиленә карап территориаль принцип буенча гамәлгә ашырыла. Бүген эшлекле дүшәмбе вакытында Казан шәһәре буенча ТР ССМның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Илнур Хәлфиев Яңа ел бәйрәмнәрендә медицина ярдәмен оештыру турында сөйләде.

Хатын- кызлар консультацияләре 3 һәм 6 гыйнварда, өлкәннәр сырхауханәләре  – 30 декабрьдә якшәмбе графигы буенча – 9.00 сәгатьтән башлап 15.00 сәгатькә кадәр, 31 декабрьдә шимбә графигы буенча – 8.00 сәгатьтән башлап 18.00 сәгатькә кадәр эшләячәкләр.

1 гыйнвардан башлап 8 гыйнварга кадәр сырхауханәләрнең эше бәйрәм графигы буенча 9.00 сәгатьтән башлап 17.00 сәгатькә кадәр оештырылачак, аларда дежур терапевтик бригадалар эшләячәкләр. 3, 6 гыйнварда өстәмә рәвештә тар профиль белгечләре чыгачаклар, көндезге эш режимы белән рентгенология кабинеты, лаборатория, травматология пункты эшләячәкләр, дип хәбәр итте Илнур Халфиев. Бәйрәм көннәрендә тәүлек буе эшләү режимы булган травмпунктлар яшәү урынына бәйсез рәвештә беренчел мөрәҗәгатьләр белән пациентларны кабул итәчәкләр.

Балалар сырхауханәләре 30 декабрьдә, 1, 6 һәм 7 гыйнварда якшәмбе графигы буенча 9.00 сәгатьтән башлап 15.00 сәгатькә кадәр чакыруларга хезмәт күрсәтмичә эшләячәкләр. Калган көннәрдә сырхауханәләрнең эше шимбә расписаниесе буенча 9.00 сәгатьтән башлап 17.00 сәгатькә кадәр, чакырулар кабул итү – 16.00 сәгатькә кадәр оештырылачак. 2 һәм 5 гыйнварда балалар сырхауханәләренең эше көчәйтелгән режимда оештырылачак, кабул итүне табиб-педиатрлар, лор-табиблар, офтальмологлар, хирурглар алып барачак, лаборатория эше оештырылачак. Балалар травматологиясе ярдәме 31 декабрьдә, 3 һәм 6 гыйнварда 9.00 сәгатьтән башлап 17.00 сәгатькә кадәр 1нче номерлы Балалар хастаханәсенең травмпунктында, калган көннәрдә – БРКХ «Азино» сырхауханәсендә травмпунктта оештырылачак.

30 декабрьдән башлап 8 гыйнварга кадәр Сәламәтлек саклау идарәсе буенча җаваплы дежур – ашыгыч медицина ярдәме станциясенең өлкән табибы эшләячәк, шулай ук Республика һәлакәтләр медицинасы үзәгенең тәүлек буе эшли торган кайнар линия телефоны оештырылачак: (843) 293-49-95.

KZN.RU материаллары буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International