2018 елның 24 декабрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында СПИДка каршы көрәш буенча ведомствоара комиссия (ВК) утырышы узды (алга таба – ТР МК карамагындагы ВК). Утырышта ТР МК карамагындагы ВК әгъзалары, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы аппараты хезмәткәрләре, ТР Профсоюзлар федерациясе вәкилләре катнаштылар. Муниципаль берәмлекләрнең селектор киңәшмәләр залларында социаль мәсьәләләр буенча муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары җитәкчеләренең урынбасарлары, муниципаль берәмлекләрнең СПИДка каршы көрәш буенча ведомствоара комиссияләрнең рәисләре һәм әгъзалары, медицина өлеше буенча баш табиб урынбасарлары, ВИЧ-йогышлы кешеләр белән эшләү өчен җаваплы белгечләр булдылар.