Яңа ел каникулларында Казанның стационарлары, бала тудыру йортлары һәм гинекология стационарлары тәүлек буе эшләячәк. Пациентларны госпитализацияләү территориаль принцип буенча гамәлгә ашырылачак.
ТР ССМ Сәламәтлек саклау идарәсе буенча җаваплы дежурныйга 30 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр 09.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр 238-15-44 телефоны буенча шалтыратырга була.
«ТР ССМ Республика клиник хастаханәсе» ДАССУнең «Республика һәлакәтләр медицинасы үзәге» ДАССУ кайнар линиясенең 293-49-95 номерлы телефоны тәүлек буе эшли.
KZN.RU материаллары буенча.