Каргалы авыл җирлегендә модульле технология буенча төзелгән яңа табиб амбулаториясен ачтылар. Ачылу тантанасында Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов, инфраструктура үсеше буенча Башкарма комитет урынбасары Илдар Рәхимов, авыл җирлеге башлыгы Марат Заһидуллин, Чистай ҮРХ баш табибы Рәис Мостафин һәм аның урынбасарлары катнаштылар.