Үткән көннәрдә Россия Хөкүмәте Президиумында министр Татьяна Голикова ясаган докладтан соң сәламәтлек саклау программаларын тормышка ашыру кысаларында иң биек күрсәткечләргә ирешкән регионнарга өстәмә чаралар билгеләү тәкъдиме кабул ителде.
· 2011 нче елда 2010 нчы ел белән чагыштырганда сабыйлар үлеме саны күрсәткече төшүенең темпы
· гомуми практика табиблары офислары, фельдшер-акушер пунктлары һәм табиб амбулаторияләре ачу буенча планны тормышка ашыру
· 2011 нче елда 2010 нчы ел белән чагыштырганда халык үлеме саны күрсәткече төшүенең темпы
· 2011 нче елда 2010 нчы ел белән чагыштырганда төп сәбәпләр буенча халык үлеме саны күрсәткече төшүенең темпы.
Шушы критерияләрне башкару буенча Татарстан Республикасы иң яхшысы булып исәпләнде. Карарга РФ Хөкүмәте Рәисе, бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тарафыннан кул куелды. Татарстан Республикасына 600 млн. сумнан артык акча бүленеп биреләчәк. Төньяк башкаладан соң, Татарстан регионнар арасында иң зур сумманы алды. Хәзерге вакытта модернизация программаларын тормышка ашыруга үзгәрешләр кертү буенча тәкъдим итүләр проекты әзерләнә.