Татарстанда туучылар саны 7,9% ка артты

2012 елның 10 мае, пәнҗешәмбе
2012 нче елның беренче кварталында үткән елның тиңдәш чоры белән чагыштырганда 1076 кешегә күбрәк туды.
Билгеләп үтик, 2012 нче елның гыйнвар-март айларында республиканың демографик ситуациясендә уңай динамика сакланды: туучылар саны үлүчеләр саныннан 1440 кешегә артыграк.

Гомуми үлем саны структурасында кан әйләнеше әгъзалары авыруларыннан (17,3%), инфаркттан (6,2%), инсульттан (17,8%), тышкы сәбәпләрдән һәм үз-үзенә кул салулардан, хезмәткә сәләтле яшьтә - яман шешләрдән үлүчеләр саны кыскарды. Мөһим күрсәткечләрнең берсе булып, балалар үлеме саны кимү тора.

Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов киңәшмәдә структура бүлекчәләре җитәкчеләренә: «Бүген без пациентларыбызга ярдәм күрсәтүнең сыйфатын күтәрүгә ориентлашырга, барлык авыруларның барлыкка килүен иртә стадияләрдә табарга һәм аларның алдагы үсешенә комачаулык итәргә тиеш» - дип әйтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International