Татарстанда бавыр тамырларына беренче тапкыр бик авыр югары технологияле операция ясалды

2012 елның 11 мае, җомга

Үткән көннәрдә Яр Чаллы шәһәре Ашыгыч медицина ярдәме больницасында (АМЯБ) Татарстан Республикасында беренче тапкыр булган трансъюгуляр порто-каваль бавыр эче шунтлау (TIPS) операциясе үткәрелде.

Операция өстәленә ятучы кеше Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче 33 яшьлек яшь ир-ат булып чыкты. Операция уңышлы үтте, хәзер пациент реанимация бүлегендә күзәтү астында тора, халәте канәгатьләнерлек. Якын араларда аны гомуми палатага чыгарырга планлаштыралар, шуннан соң ул аның өчен шушы көннәрдә бик кайгырган туганнарын һәм якыннарын шатландыра алачак. Хәзер Яр Чаллы шәһәре АМЯБ табиблары аның артыннан игътибар белән күзәтү алып баралар.

Исегезгә төшерәбез, портал гипертензия өзлегүен (осложнение)хирургия дәвалавы актуаль һәм чишелмәгән проблема булып тора. Бу проблеманы чишү ысулларының берсе булып бавыр эче шунтлавы (трансъюгуляр порто - каваль, TIPS) тора. Безнең илдә ТИПС операциясе сирәк дәвалау оешмаларында үтәлә. Бүгенге көндә Россиядә шундый операцияләр башкаруның барлык тәҗрибәсе аз гына 200 дән артты. Операция портал һәм бавыр веналары арасында бавыр тукымаларына металл стент урнаштырудан гыйбарәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International