Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәте табиблары 8760 тапкыр кешеләрне коткарырга чыктылар, шул санда җәмәгать урыннарына – 1119 чакыру. Бәхетсезлек очракларына медиклар 972 тапкыр чыктылар, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә – 38 тапкыр. Бу юл-транспорт һәлакәтләрендә 32 кеше зыян күрде, 16 кеше дәвалау оешмаларына китерелде. Янгыннарга медиклар 13 тапкыр чыктылар. Бала табуларга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән медиклар 72 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 7344 чакыру үтәлде, шулардан көчле миокард инфарктлары – 75, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары – 172.