12 нче май көнне бөтен дөньяда шәфкать туташлары үз профессиональ бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Бу көн очраклы гына сайланмаган, Кызыл тәре Халыкара оешмасы карары буенча ул инглиз шәфкать туташы Флоренс Найтингейл хөрмәтенә аның туган көнендә билгеләп үтелә. Чынлыкта бәйрәмгә инде йөз елдан артык булуга кармастан, рәсми ул 1971 нче елда гына кертелгән. Россиядә бәйрәм 1993 нче елдан бирле билгеләп үтелә.
Табиблар фикере буенча, авыру турында кайгыртуның 80% ына кадәр өлеше нәкъ шәфкать туташларына туры килә. Бу шактый авыр эш зур күңел җылылыгы һәм түземлек таләп итә. Кайвакыт авыруларның нәтиҗәсе шәфкать туташларына нык бәйле. Алар эш көнендә дә, бәйрәмнәрдә дә үз постларында. Алар түбән хезмәт хакына һәм һөнәрләренең аз престижлы булуына карамастан аямыйча эшлиләр. Бу көн һәр шәфкать туташының профессиональ казанышларын һәм уңышларын билгеләп үтәргә, аларның хезмәтенә, сәламәтлек саклауга һәм аны яхшы халәттә тотарга кертелгән гаять зур өлешенә яхшы бәя куярга рөхсәт итеп, бөтен шәфкать туташларын берләштерә.
Республиканың медицина оешмаларында бүген 36 меңнән артык шәфкать туташы эшли (Яр Чаллы шәһәрендә 5000 мең).