Кичә сәламәтлек саклау министрлыгының конференц-залында ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов һәм республика медицина җәмәгатьчелегенең Халыкара студентлар спорты федерациясе (FISU) медицина комиссиясе рәисе Лоранс Ринк белән очрашуы булды.
Киңәшмә вакытында Казанда 2013 нче елгы Универсиаданың госпитальләре булып Республика клиник больница, Балалар республика клиник больницасы, Медицина клиник-диагностика үзәге, Республика йогышлы авырулар больницалары сайлануы турында әйтеп үтелде.
Шулардан тыш, Универсиада Авылында медицина үзәге эшләячәк, анда тәүлек буе медицина ярдәме күрсәтеләчәк.
Доктор Лоуренс Ринк 2013 нче елгы Универсиаданы медицина ярдәме белән тәэмин итүне тормышка ашыру планын хәзерләүгә югары бәя куйды.