Бүген демографик сәясәт сораулары буенча Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы структурасы бүлекчәләре җитәкчеләренең чираттагы аппарат киңәшмәсе булды. Киңәшмә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов җитәкчелеге астында үтте.
Билгеләп үтик, 2012 нче елның беренче кварталында республиканың демографик ситуациясендә уңай динамика сакланды: туучылар саны үлүчеләр саныннан 1440 кешегә артыграк.
Гомуми үлем саны структурасында төрле авыруларданүлүчеләр саны кимеде. Мөһим күрсәткечләрнең берсе булып, балалар үлеме санының 5,6% ка кимүе тора. Чагыштыру өчен, исегезгә төшерәбез, кан әйләнеше әгъзалары авыруларыннан үлүчеләр саны 17,3% ка, инфаркттан үлүчеләр саны 6,2% ка, эшкә сәләтле халык арасында инсульттан үлүчеләр саны 25,8% ка, кан әйләнеше әгъзалары авыруларыннан үлүчеләр саны 16,8% ка, тышкы сәбәпләрдән үлүчеләр саны 5,0% ка кимеде. 2012 нче елның беренче кварталында республиканың демографик ситуациясендә уңай динамика сакланды: туучылар саны үлүчеләр саныннан 1440 кешегә артыграк.
Утырыш нәтиҗәләре буенча 2012 нче елның киләсе кварталына медицина ярдәмен күрсәтү сыйфатын күтәрү буенча бурычлар куелды. Сәламәтлек саклау министры авыруларга үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен кичектергесез чараларны кулланырга кушты. Шулай ук утырыш барышында фельдшер - акушер пунктлары төзү планын тормышка ашыру сораулары турында сөйләшенде.