17 нче май көнне барыбыз да флэшмобка!

2012 елның 15 мае, сишәмбе

ТР сәламәтлек саклау министрлыгы һәм СПИД Үзәге Дөньякүләм СПИДтан үлүчеләр хәтере көненә багышланган чаралар үткәрәләр. Шундый акцияләрнең максаты булып ВИЧ/СПИД эпидемиясе таралу проблемасына игътибар җәлеп итү, ВИЧ белән яшәүче кешеләр дискриминациясе һәм хакларын бозуны иҗтимагый саклау, һәм авыруны профилактикалау тора.

·           Мобиль халык агитацияле “Һәр йөрәк әйтсен - ТУКТА СПИД!” акциясе 2012 нче елның 14 нче маеннан 21 нче маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә үтә.

·           ВИЧ-инфекциясенә түләүсез тикшерү акциясе Казан шәһәре Югары уку йортларында өч көн дәвамында үткәрелә: 14 нче, 15 нче һәм 16 нчы май. Студентлар ВИЧ-инфекциясенә аноним яки конфиденциаль тестирование үтә һәм белгеч консультациясен ала алачаклар.

 

·           Вишневский урамы 2 нче “а” йорты адресы буенча СПИД Үзәгендә 18 нче май көнне сәгать 9.00 дан 18.00 га кадәр ВИЧ-инфекциясенә өстәмә түләүсез, аноним тестирование һәм белгечләр консультацияләве оештырып Ачык ишекләр көне үтәчәк.

 

“Кольцо” СИҮ дә 17 нче май көнне 17.00 сәгатьтә иҗат төркемнәре чыгышы, профилактикалаучы әдәбият һәм шәхси саклану чаралары өләшү белән бергә Массакүләм акция - флэшмоб үтәчәк, Акция вакытында һәр теләүче ВИЧ-инфекциясенә бушлай һәм аноним тестирование үтә һәм белгеч консультациясен ала алачак.

 “Кольцо” СИҮ дә 17 нче май көнне булачак массакүләм акциядә җиңүчегә биреләчәк кыйммәтле приз уйнату белән бергә ВИЧ/СПИД проблемасы буенча Интернет челтәрендә http://vkontakte.ru/denspida «Һәр кешегә кагыла! Үзең бел һәм дустыңа сөйлә!» бәйгесе үткәрелә.

ВИЧ/СПИД проблемасы һәр кешегә кагылырга мөмкин. ВИЧны терелтеп булмый, ләкин булдырмый калырга мөмкин. Бары тик җитәрлек мәгълүматлы булу, үз сәламәтлегеңә игътибарлы мөнәсәбәт һәм үз-үзеңне җенси дөрес тору Сезне һәм Сезнең якыннарыгызны җенси мөнәсәбәтләр аша йога торган авырулардан һәм ВИЧ-инфекциясеннән саклап кала алачак.

·           2012 нче елның 18 нче май көнендә 10.00 сәгатьтә Вишневский ур. 2а йорт адресы буенча пресс-конференция булачак.
 

Сезне Дөньякүләм СПИДтан үлүчеләр хәтере көненә багышланган чараларда катнашырга чакырабыз.

Белешмәләр өчен телефоннар

ДАССҮ “ТР ССМ Республика СПИД һәм йогышлы авырулар профилактикасы һәм көрәшү үзәге” 8(843)238-19-06

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International