Чираттагы ТР сәламәтлек саклау өлкәсенең әйдәүче белгечләре төркеме «Дәвалау-профилактика оешмалары эшчәнлегендә инженерлы-техник карарлар. Израиль клиникалары тәҗрибәсе» исемле стажировканы үтәргә Израильгә юнәлде.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Югары медицина технологияләре белем бирү үзәге белән бергә белгечләрнең әйдәүче Израиль клиникаларына регуляр булган стажировкаларын оештыралар. Бу стажировка республиканың башлангыч буын медицина хезмәтен реформалаштыру кысаларында оештырылган. Исегезгә төшерәбез, күптән түгел демографик сәясәт сораулары буенча чираттагы аппарат киңәшмәсе вакытында сәламәтлек саклау министры туры килүче боерык бирде.
Төркем составына сәламәтлек саклауны оештыручылар, сәламәтлек саклау министрлыгы табиб-белгечләре керделәр. Стажировка программасына реабилитация үзәкләрен, клиникаларны, эре клиник-диагностика комплексларын карау кертелгән. Уку вакытында докторлар Иерусалим, Раанана, Нагария шәһәрләре һәм Израильнең бүтән шәһәрләре клиникаларын кереп караячаклар, шулай ук Рабин исемендәге медицина үзәгендә, «Бейлинсон» клиникасында, «Шарон» архитектура бюросында һәм «Ассута» клиникасында булачаклар. Төркем белән метрологик һәм техник тикшерү идарәсе башлыгы Марат Тимерҗанов җитәкчелек итә.