19 нчы май көнне, шимбәдә, 10.45 сәгатьтә «Россия 1 Татарстан» каналында «Сәламәтлек» программасын карагыз. Программаның төп темасы вакцинопрофилактикага багышланган. Белгечләр балаларга йогышлы авырулардан прививка ясауның нигә шулай бик кирәк икәнлеге турында сөйләячәкләр. Программаның балалар бүлегендә БРКБ педиатры Лилия Зиатдинова һәм доктор Вжика балаларга вакцинаның нәрсә икәнлеге турында аңлатачаклар һәм чын үрнәкләр белән медицинада вакцинаның барлыкка килү тарихы турында сөйләячәкләр.
«Авыруны искәрт, сәламәтлекне сакла» бүлеге артериаль гипертония профилактикасына багышланган. Программага көчле баш сызлау һәм күтәренке артериаль басымы зарланулары белән хатын-кыз мөрәҗәгать итте. Программаның төшерү төркеме (съемочная группа) проектта катнашучы белән бергә Республика клиник больницасының кардиология бүлегенә юнәлде.