Әлмәт шәһәренең медсанчастендә беренче тапкыр гибрид операция ясалды

2012 елның 17 мае, пәнҗешәмбе

2012 нче елның 15 нче май көнендә Әлмәт шәһәренең медсанчастендә Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгышында беренче тапкыр гибрид операция ясалды - 73 яшьлек Әлмәт шәһәрендә яшәүче А. исемле авыруның кабырга белән эч арасындагы артериясен стентлау һәм бот-дистальнотибиаль шунтлау.

Гибрид операцияләр тактикасы миендә үткен кан әйләнеше бозылуны кичерүче авыруда беррәттән баручы хасталар (йөрәкнең ишемия авыруы, озакка сузылучан бронхит) булу сәбәпле сайланды. Шундый ук очракларда элек ясала торган стандарт операцияне авыру операциядән соңгы тоткарлыклар булуның югары хәвеф-хәтәре (риск) белән авыр кичерер иде. Сайлап алынган методика интубацион наркозсыз (авыру операция вакытында ясалма үпкә вентиляциясеннән башка аңында иде) авыру өчен бик аз яралар белән, сул аякның аскы өлешен саклап калып, кабырга белән эч арасындагы, бот артерияләрендә һәм тез асты-балтыр сегментларында кан әйләнешен торгызырга рөхсәт итте.

Шулай итеп, Әлмәт шәһәренең медсанчасте Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгышында йөрәк-кан тамырлары авыруларын дәвалауда бөтен заманча ысулларга ия булган Югары медицина технологияләре үзәге үсеше юлында тагын бер адым ясады.

Операцияне рентгенохирурглар Сайфуллин Р.Р., Исхаков М.М., һәм кан тамырлары хирурглары Хатыпов М.Г., Галиуллин И.И., шулай ук анестезиолог Закирова И.А. бердәм бригадасы башкардылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International