Сәламәтлек саклау министрлыгында Актаныш районында бер баланың үлеме факты буенча ашыгыч киңәшмә үтте. Алдан куелган эксперт йомгаклау: хирург Чахоян Месроп Андроникович Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының 26.05.2010 641 нче номерлы «А 16.21.013 «Сөннәтләү» медицина ярдәме башкару технологиясе» җирле стандартны раслау турында» боерыгын бозган. Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсендә хирург Чахоян М.А., югарыда күрсәтелгән боерык белән танышкан булуы, ләкин, аңа карамастан, барлык таләпләрне бозып, операцияне ясаганлыгы билгеләнгән.
Хәзер Яр Чаллы шәһәренең 5 нче номерлы хастаханәнең балалар хирургы Месроп Чахоян эштән кичектерелде. Эксперт комиссиясе тикшерүгә максималь булышлык күрсәтергә әзер.