Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары 7931 тапкыр кешеләрне коткарырга чыктылар

2019 елның 21 гыйнвары, дүшәмбе

Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары 7931 тапкыр кешеләрне коткарырга чыктылар, шул санда җәмәгать урыннарына – 1055 чакыру. Медиклар 805 тапкыр бәхетсезлек очракларына чыктылар, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә – 49 тапкыр. Бу юл-транспорт һәлакәтләрендә 59 кеше зыян күрде, 1 кеше һәлак булды, 30 кеше дәвалау оешмаларына китерелде. Янгыннарга медиклар 8 тапкыр чыктылар. Бала табуларга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән медиклар 78 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 6359 чакыру үтәлде, шулардан көчле миокард инфарктлары – 60, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары – 176.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International