Чистай ҮРХдә Чистай муниципаль районының Башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов хастаханәнең хезмәт коллективы белән очрашты. Утырышта ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе буенча комитеты рәисе урынбасары Рафил Ногманов, «Чистай ҮРХ» ДАССУнең баш табибы Рәис Мостафин һәм Чистай шәһәр прокуроры ярдәмчесе Наталья Олюшкина катнаштылар.