2019 елның 21 гыйнварында Яңа Гасыр телеканалында турыдан-туры эфирда коррупциягә каршы тәэсир итү өлкәсендә халыкның хокукый белемен арттыру циклы кысаларында «Коррупциясез Татарстан» телетапшыруы узды. Бер сәгать дәвамында Татарстан Республикасында балаларны сөт продуктлары белән түләүсез тәэмин итүне оештыру (Бәләкәч программасы) – продуктларны алу тәртибе, тиешле продукцияне алуга мохтаҗлык критерийлары турында фикер алыштылар.