Түбән Камада онкологик авырулардан терелеп килүче кешеләр өчен мәктәп ачыла

2019 елның 23 гыйнвары, чәршәмбе

24 гыйнварда 10: 00 сәгатьтә Түбән Кама сырхауханәсенең актлар залында Онкологик авырулардан терелеп килүче кешеләр өчен пациент мәктәбенең беренче лекциясе узачак. Мәктәптә катнашучыларның сорауларына онколог, психолог һәм фармаколог җавап бирәчәк. Алар дарулар, туклану турында, химиотерапиядән соң ничек төзәлергә һәм үзләренең куркулары белән ничек көрәшергә кирәклеге турында сөйләячәкләр. Мондый лекцияләрне айга бер тапкыр төрле белгечләр белән үткәрү планлаштырыла. Барлык теләүчеләр өчен керү ирекле. Үткәрү урыны Түбән Кама шәһ., Ахтубинская ур., 11 йорт. Сорауларны алдан 8-917-260-55-83 телефоны буенча бирергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International