Казан шәһ. 7нче номерлы БШКХнең 3нче номерлы сырхауханә бүлеге эше турында мәгълүмат

2019 елның 25 гыйнвары, җомга

2019 елның 25 гыйнварыннан башлап «7нче номерлы Балалар шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССУнең 3нче номерлы сырхауханә бүлеге (Казан шәһ., Химиклар ур., 17) вакытлыча башка адреслар буенча кабул итә:

* № 20, 21, 24, 25 участокларын 1нче номерлы сырхауханә бүлегендә (Челюскин ур., 4/13);

* № 22, 23, 26, 27, 28 участокларын 2нче номерлы сырхауханә бүлегендә (Айдаров ур., 2а);

Өйгә чакыруларга язылу 528-28-38 телефоны буенча башкарыла.

Сырхауханә бүлекләрендә прививка кабинеты һәм лаборатория педиатрия участокларына туры китереп оештырылды: процедура кабинеты – 1нче номерлы сырхауханә бүлегендә (Челюскин ур., 4/13); функциональ диагностика (ЭКГ, УЗИ), йогышлар кабинеты, тар белгечләр тарафыннан кабул итү – 2нче номерлы сырхауханә бүлегендә (Айдаров ур., 2а).

Белешмәләр өчен телефон: 528-28-38.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International