Казан дәүләт медицина академиясе профессоры Роза Җамалеева Түбән Кама бала тудыру йорты белгечләренә яралгының антенаталь үлүе өлкәсендә соңгы фәнни тикшеренүләр турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, мондый хәлнең сәбәпләре төрле була. Соматик авырулар, репродуктив система авырулары һәм аномалияләре, йогышлар, корсак травмалары, резус-конфликт, яралгының тумыштан килгән дефектлары һәм башка факторлар белән китереп чыгарылырга мөмкин.