«ПҮ белән БШХ» ДАССУнең баш табибы Рамил Хәмидуллин һәм хирургия бүлеге мөдире Рөстәм Гарипов Яңа Чишмә үзәк район хастаханәсенә килеп киттеләр. Яңа Чишмә – Түбән Кама шәһәренең Балалар шәһәр хастаханәсенә беркетелгән районнарның берсе. Кунаклар балалар хирургиясе һәм балалар урологиясе профилләре буенча амбулатор һәм стационар ярдәм оештыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.