Түбән Камада онкологик авырулардан терелеп килүче кешеләр өчен Пациент мәктәбе ачылды. Беренче лекциягә 35 кеше килде, алар элек яман шештән җәфа чиккән яки бүгенге көнгә кадәр аның белән көрәшәләр. Мәктәптә катнашучылар алдында ТКМР буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесенең урынбасары Әлфия Хәсәнова, ТКҮРКХнең онкология бүлеге мөдире Марат Хәйруллин, онколог һәм паллиатив хезмәт мөдире Александр Андреев һәм ТКҮРКХнең медицина психологы Гөлсияр Исмәгыйлева чыгыш ясадылар.