Түбән Кама хатын-кыз-депутатлары Балалар шәһәр хастаханәсенең төзекләндерелгән күкрәк балалары корпусында булдылар

2019 елның 24 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Узган елда Балалар шәһәр хастаханәсендә мөһим вакыйга булды. Күкрәк балалары корпусының озак көтелгән капиталь ремонты тәмамланды. Бу яңа туган һәм җитлекми туган балалар патологиясе бүлеге (ОПН) урнашкан өч катлы аерым бина. Бүген Түбән Кама ОПН – зурлыгы буенча Татарстанда өченче, хәзер Муниципальара үзәк буларак эшли. Ел саен бүлек аша 800-900 бала уза. Ә барлык еллар дәвамында анда 21 меңнән артык бала дәваланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International