РКХ травматолог-ортопедларының яңа дәвалау ысулы 2018 ел эчендә Елның иң яхшы уйлап табуы дип танылды

2019 елның 25 гыйнвары, җомга

2018 ел эчендә «Елның иң яхшы уйлап табуы» конкурсына йомгак ясалды. Конкурс ел саен Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыятенең Республика Советы тарафыннан уздырыла. «Медицина, ветеринария» номинациясендә беренче урын өчен диплом «Чуалчык батынкылыкның арткы колоннасының түбән бүлекчәләренә керү ысулы» дигән уйлап табуга бирелде, авторлары – м.ф.д., доцент, РКХнең фәнни-тикшеренү бүлеге җитәкчесе Р.Я.Хәбибьянов, 1нче номерлы травматология бүлегенең травматологы-ортопеды И.Г.Галеев. Бу конкурста «Алгы зурберцлы артерияне бүлеп алу һәм шунтлау өчен оператив керү ысулы» дигән уйлап табу икенче урынны алды, авторы – м.ф.к., РКХнең 1нче номерлы кан тамырлары хирургиясе бүлегенең табибы-хирургы М.В.Плотников.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International