Татарстан Республикасы Балтач районында булган юл-транспорт һәлакәте буенча сәламәтлек саклау министрлыгы зарар күрүчеләрне госпитализацияләү сорауларын контрольгә алды. Хәзер Балтач Үзәк район больницасының кабул итү-диагностика бүлегенә 10 кеше китерелгән. Алар арасында 1994-1995 нче елларда туган 8 бала да бар. Ике балада ертылган-бәрелгән яралар. Оператив кысылыш һәм дәвамлы медикаментоз терапия нәтиҗәсендә аларның тормышына куркыныч янамый. Барлык зарар күрүчеләрнең халәте җиңелчә һәм уртача дәрәҗәдә. Хәзер аларга психологик ярдәм һәм шулай ук алдагы госпитализацияләү сорауларын чишү өчен барлык диагностикалау процедуралары күрсәтелә.