«Сәламәтлек-2012» Татарстан Республикасы медицина эшчеләре спартакиадасының ахыргы этабы бүген старт алды.
2012 нче елның 30-31 май көннәрендә финал һәм команда беренчелегенә нәтиҗәләү булачак. Спартакиаданың ахыргы ярышлары авыл һәм шәһәр ТР сәламәтлек саклау оешмалары арасында үтәчәк.
З1 нче май көнне 10.00 сәгатьтә - спортчылар алдында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов чыгыш ясаячак.
Спартакиаданың төп максаты булып физик мәдәният һәм спорт өлкәләрендә дәүләт сәясәтен тормышка ашыру, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру һәм алып бару өчен шартлар булдыру тора.
«Сәламәтлек-2012» Спартакиадасы нәтиҗәләре буенча җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләячәкләр.
«Сәламәтлек-2012» Спартакиадасы программасы