Медицина эшчеләре спартакиадасы финалының беренче көне

2012 елның 30 мае, чәршәмбе

Бүген волейбол, йөзү (эстафета), җиңел атлетика, өстәл теннисы, аркан тарту һәм шахмат буенча ярышлар үтә. Спартакиаданың ахыргы ярышлары авыл һәм шәһәр ТР сәламәтлек саклау оешмалары арасында үтә.

Спартакиаданың төп максаты булып физик мәдәният һәм спорт өлкәләрендә дәүләт сәясәтен тормышка ашыру, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру һәм алып бару өчен шартлар булдыру, Татарстан Республикасы медицина эшчеләре һәм аларның гаилә әгъзалары арасында физкультур-сәламәтләндерү һәм спорт эшләрен камилләштерү тора.

Иртәгә З1 нче май көнне 10.00 сәгатьтә - спортчылар алдында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов чыгыш ясаячак.

«Сәламәтлек-2012» Спартакиадасы нәтиҗәләре буенча җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләячәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International