Баулы Үзәк район больницасында яңа баш табиб билгеләнде

2012 елның 30 мае, чәршәмбе

Бүген ТР Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов Баулы Үзәк район больницасы коллективын баш табиб белән таныштырды. Баш табиб булып Алексеев Глеб Викторович билгеләнде.

Коллектив алдында чыгыш ясап, сәламәтлек саклау министры Алексеев Глебка бурычлар куйды һәм уңышлы эшчәнлек теләде.

 
Белешмә

Алексеев Глеб Викторович 1964 нче елда Казанда туган. 1987 нче елда Казан Дәүләт медицина институтын тәмамлаганнан соң («Дәвалау эше» белгечлеге буенча) озак вакыт табиб булып республика медицина оешмаларында эшләде. 2009-2010 нче елларда Дәүләт сәламәтлек саклау оешмасы «ТР ССМ Республика һәлакәтләр медицинасы үзәге» директоры эшен сәламәтлек саклау оешмаларында табиб эше белән бергә берләштереп башкарды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International