"Сәламәтлек-2012" ТР Сәламәтлек саклау эшчеләре спартакиадасы финалының нәтиҗәләре

2012 елның 1 июне, җомга

Финалның хәл итүче көнендә «Олимп» стадионында аркан тарту һәм Швед эстафетасы буенча ярышлар үтте.

Котлау сүзе белән спартакиадада катнашучыларга ТР Сәламәтлекне саклау министрының беренче урынбасары Адель Вафин эндәште. Ул, республиканың сәламәтлек саклау эшчеләре тормышында Спартакиаданың бик зур спорт вакыйгасы булуын билгеләп, үткәргән чараларның мөһимлеген ассызыклады. Спартакиаданың төп максаты булып физик мәдәният һәм спорт өлкәләрендә дәүләт сәясәтен тормышка ашыру, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру һәм алып бару өчен шартлар булдыру, Татарстан Республикасы медицина эшчеләре һәм аларның гаилә әгъзалары арасында физкультур-сәламәтләндерү һәм спорт эшләрен камилләштерү тора.

"Сәламәтлек-2012" ТР Сәламәтлек саклау эшчеләре спартакиадасының икенче көне нәтиҗәләре

Авыл командалары

1 урын - Балык Бистәсе

2 урын - Кукмара
3 урын - Аксубай
 
Шәһәр командалары
1 урын - ДРКБ
2 урын - Әлмәт
3 урын - Казан
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International