ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында эш төркеме җитәкчесе – Дәүләт Думасы депутаты Борис Менделевич рәислегендә Татарстан Республикасы икътисадына федераль акчалар җәлеп итү буенча эш төркеме утырышы узды. Министр урынбасары Илдар Фатыйхов Татарстан Республикасының «Сәламәтлек саклауны үстерү» Россия Федерациясе дәүләт программасын гамәлгә ашыруда катнашуы турында сөйләде. Шулай ук утырышта социаль министрлык һәм ведомство вәкилләре катнаштылар.