БРКХ делегациясе Балалар онкологиясе, гематологиясе һәм иммунологиясе республика фәнни-гамәли үзәгенә (Минск шәһәре) эш визиты белән килделәр. Визитның максаты – БРКХ территориясендә Балалар онкологиясе, гематологиясе һәм хирургиясе үзәген төзү алдыннан клиниканың эш принциплары һәм структур бүлекчәләре белән танышу.
Клиниканың җитәкчелеге Татарстан кунаклары өчен учреждение белән таныштыру экскурсиясе уздырдылар. Делегатлар кабул итү бүлеген, анестезиология һәм реанимация бүлеген, медицина реабилитациясе бүлеген, трансплантацияләү бүлеген, операция блокларын һәм онкология бүлекләрен карадылар.