1 нче июнь көнне ТР ДАССО Яр Чаллы шәһәренең «АМЯБ» ында ашыгыч һәм план буенча консультатив медицина ярдәме бүлеге ачылды (санитария авиациясе). Бүлек Татарстан Республикасының Төньяк - Көнчыгыш регионы территорияләрендә: Яр Чаллы шәһәре, Әгерҗе районы, Актаныш районы, Алабуга районы, Зәй районы, Мамадыш районы, Минзәлә районы, Менделеевск районы, Мөслим районы, Түбән Кама районы, Тукай районнарында махсуслаштырылган медицина ярдәме күрсәтә.