«Үз сәламәтлегеңне торгызуга ышаныч белән яшәргә ярдәм итергә». ТР ССМ Республика клиник онкология диспансерының Әлмәт филиалы биналарында мондый формулировка белән пациент мәктәпләре регуляр рәвештә уза. Онкологик авырулар белән беркайчан да очрашмаган кешеләргә әлеге авыр чир белән көрәшүче пациентларга һәм аларның якыннарына нинди кыенлыкларны җиңәргә туры килүен күз алдына китерү кыен.