Республика клиник хастаханәсенең хирургия клиникасы җитәкчесе, КДМУның 1нче номерлы хирургия авырулары кафедрасы мөдире, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының Атказанган табибы, профессор Дмитрий Михаил улы Красильниковка Россия профессорлар җыелышының Гомуммилли премиясе «Ел профессоры» исеме бирелде. Милли премияне тапшыру тантанасы Мәскәүдә «Фән, мәгариф, регионнар» 2019 профессорлар форумында узды.