Әгәр гаиләдә грипп белән авыручы барлыкка килсә, аны мөмкин кадәр изоляцияләргә, шәхси савыт-саба, сөлге һәм яулыклар бүлеп бирергә кирәк. Кичекмәстән табибны өйгә чакыртырга кирәк. Табиб авыруга дәвалау билгеләячәк һәм башка гаилә әгъзалары өчен профилактик чаралар тәкъдим итәчәк. Табиб киңәш итсә, госпитализациядән баш тартмагыз.