Түбән Кама шәһәренең Перинаталь үзәге белән Балалар шәһәр хастаханәсе психологлары мәктәп укучыларын укытуын һәм сәламәтләндерүен коррекцияләүдә кинезиологик ысуллар кулланалар.
Кинезиология – хәрәкәт аша баш миен үстерү турында фән. Кинезиологик күнегүләр ярымшар ара йогынтыны активлаштырырга мөмкинлек бирә торган хәрәкәтләрнең тулы бер комплексын үз эченә ала. Бу күнегүләр стрессларга каршы торучанлыкны арттыралар, ярымшарлар эшен синхронлаштыралар, уйлау эшчәнлеген арттыралар, хәтерне һәм игътибарны яхшыртуга ярдәм итәләр, уку һәм язу процессын җиңеләйтәләр. Баш миен үстерүгә сузылу, сулыш күнегүләре, релаксациягә күнегүләр һәм күзләр өчен гимнастика, массаж йогынты ясый.