Казанда «Башкалар?» дигән V Психик үзенчәлекләре булган кешеләр өчен реабилитацион программалар фестивале узачак

2019 елның 12 феврале, сишәмбе

Казанда 2019 елның 9 октябрендә узачак «Башкалар?» дигән V Психик үзенчәлекләре булган кешеләр өчен реабилитацион программалар фестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул итү 1 мартка кадәр озайтылды. Чара «Сәламәтлек индустриясе. Казан» 24нче Халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе кысаларында оештырылачак һәм традиция буенча Бөтендөнья психик сәламәтлек көнен бәйрәм итүгә багышланачак.

Түбәндә күрсәтелгән сайтта катнашу өчен гаризалар бирергә һәм тулырак мәгълүматны алырга мөмкин: http://festival.mental-health-russia.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International