Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары 8725 тапкыр кешеләрне коткарырга чыктылар

2019 елның 11 феврале, дүшәмбе

Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары кешеләрне 8725 тапкыр коткарырга чыктылар, шул санда җәмәгать урыннарына – 1139 чакыру. Бәхетсезлек очракларына медиклар 789 тапкыр чыктылар, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә – 34 тапкыр. Бу ЮҺДдә 32 кеше зыян күрде, 16 кеше дәвалау оешмаларына китерелде. Янгыннарга медиклар 16 тапкыр чыктылар. Бала табуларга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән медиклар 67 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 6645 чакыру үтәлде, шулардан көчле миокард инфарктлары – 56, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары – 174.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International