Татарстанга дустанә визит белән Америка Кушма Штатларыннан бер төркем медиклар килделәр. Делегация җитәкчесе – профессор Альфред Бранн, Джорджия штатының репродуктив сәламәтлек өлкәсендә глобаль хезмәттәшлек үзәге директоры, профессорлар Билл Сексон һәм Джон Хардман, Эмори Университетының неонаталь клиникасы җитәкчесе Рави Пател, шулай ук югары квалификацияле шәфкать туташы, Эмори Университетның неонаталь шәфкать туташларын гамәли хәзерләү җитәкчесе Трейси Белл. Визитның максаты – балаларга һәм бала табуга медицина ярдәмен күрсәтүне яхшырту кысаларында хезмәттәшлек, КДМАдә табиблар өчен мәктәп һәм шәфкать туташлары өчен тренинглар үткәрү.