ТР сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында «Ел табибы - Ак чәчәкләр» Республика бүләге номинантлары өчен интернет- тавыш бирү башланды. 2012 нче елгы бәйгедә алты атау (номинация), шуларның һәрберсендә («Сәламәтлек саклау риваяте» атавыннан башка) өч лаеклы кандидатура күрсәтелгән. Җиңүчеләр Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы белән Иҗтимагый киңәш утырышында билгеләнәчәк. Җиңүчене сайлаган вакытта мөһим рольне интернет- тавыш бирү уйный. Сез үз тавышыгызны сайтның баш битендә калдыра аласыз («Ак Чэчэклэр» баннеры)