Республика СПИД үзәгендә 2018 елдагы эшчәнлеккә йомгак ясадылар.
Медицина советының утырышы ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркаева, кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе территориясен санитар саклау бүлеге башлыгы Луиза Борисова, ТР ССМ йогышлы авырулар буенча баш белгеч Халит Хаертынов, Россиянең 16 ҖҮФХ (Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте) – ФКССУнең (Федераль казна сәламәтлек саклау учреждениесенең) МСЧ башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Петр Анисимов, республика учреждениеләре җитәкчеләренең урынбасарлары, югары уку йортларының профессор-укытучылар составы катнашуында узды.
«ТР ССМ СПИД һәм йогышлы авырулар профилактикасы һәм алар белән көрәшү республика үзәге» ДАССУнең 2018 елдагы эшчәнлегенең йомгаклары һәм 2019 елга бурычлары»дигән төп доклад белән баш табиб Нияз Галиуллин чыгыш ясады.