ТР ССМ Республика кан үзәге «Игелекле Казан» Проекты белән берлектә DonorSearch.org ярдәме белән «Донорлардан мәхәббәт белән» донор акциясен үткәрделәр. Һәр донор өчен бүләк хәзерләнгән иде, ә алар, үз чиратларында, яшерен реципиент өчен, тизрәк терелүләрен теләп, валентинка җибәрә алдылар. Чара мәхәббәт турындагы җырларны кую белән бәйрәм атмосферасында узды, бу донорларга да, кан үзәге хезмәткәрләренә дә кәефне арттыруга ярдәм итте. Нәтиҗәдә, акциядә 191 донор катнашты, кан банкы якынча 97 литрга тулыланды.