15 февральдә Казан шәһәренең 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсендә ел саен үткәрелә торган традицион медицина советы узды, анда 2018 ел эчендә эш йомгаклары ясалды. Клиниканың баш табибы Артур Делян төп доклад белән чыгыш ясады. Медицина советы эшендә ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыков, ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт буенча комитеты рәисе Светлана Захарова, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары башлыгы Тимур Алибаев, КДМУ ректоры Алексей Созинов, КДМА директоры Рөстәм Хәсәнов, Татарстанның эре клиникаларының, шулай ук үзәк район хастаханәләренең баш табиблары, кафедраларның һәм хастаханәнең хезмәткәрләре катнаштылар.